Мәүлед бәйрәме
Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче кичәсендә Мәккәи Мәкәррәмә шәһәрендә хәзрәте-Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм туа. Миляди елы буенча – 570-нче елның април аеның 27-се иде.
Бу көн турында, Әбү Бәкр әс-Ситдыйк разыйаллаһу гәнһү “Кем дә кем пәйгәмбәребез Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм мәүледен укытырга бер генә дирһәм тотса да ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр” дигән.
Хәзрәти Гомәр әл-Фарук разыйаллаһу гәнһү: “Кем Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм мәүледен данлый, ул кеше нәкъ Ислам динен җанландырып җибәргән кебек булыр” ди.
Хәзрәти Госман разыаллаһу гәнһү: “Кем дә кем пәйгәмбәребез Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм мәүледен укытырга бер генә дирһәм тотса, ул кеше Бәдер вә Хүнәйн сугышларында катнашкан кеше шикелле булыр” диеп әйтеп калдыра.
Хәзрәти Гәли разыйаллаһу гәнһү: “Кем дә кем дә кем Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләм мәүледен данлыкласа һәм дә мәүледне укытырга сәбәпле булса, ул кеше дөньядан иман белән генә китәр һәм җәннәткә хисапсыз керер” дигән.
Хәзрәте Басрый (Хәсән әль-Басрый): “Никадәр теләр идем мин Өхед тавы кадәр алтын булуын, ул алтынны пәйгәмбәребез Мөхәммәд салләлаһу гәләйһи вә сәлләм мәүледен укытырга тотар идем”.
Болгар иле (Идел-Урал) мөселманнары өчен Пәйгәмбәребезнең саләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган көнендә бәйрәм ясап, Коръәне-Кәримне укып, салаватлар әйтеп, бәетләрне көйләп, мәсҗедләрдә вәгәзьләр әйтеп, өйләрдә ашлар уздырып, туган-тумачаны вә күршеләрне чакырып, шунда Мәүлед китабын уку безнең татар халкыбызда элек-электән бик күркәм бер матур гәдәт булган.
______________
Мәүледен-Нәби касыйдәсе:
Әввәлә бер хикәяд идәем,
Әһле әхбәрдән риваять идәем
Бар иде Багдадта бер салиха
Габида хатун иде вә нәсыйха
Бер көн ул дөньядан әйләде сәфәр
Дөньяга килгән кеше шиксез кидәр
Анасындан бер фөлүр мирасы вар
Җәннәт аңа ничөн улмасын карар
Вар иде бер изге углы яшь егет
Тәгать үзрә улыр иде һәр вакыт
Ул фөлүре калды мирас углына
Дияр иде кем ни алыйм бән моңа
Уйлый уйлый йөрегәндә яшь егет
Күп кешегә очрады шул вакыт
Мәүлед укыйлар җыелып бер өйдә
Бу егет тыңлады ихлас илә
Ишетүбән гашыйк улды ул егет
Күзләрендин акты яшьләр чишмә тик
Ул егет күрде төшендә күрде шул төне
Гүя улмышдыр кыямәтнең көне
Чакыра фәрештә, кил, диеп шул заман
Кайда син, җәннәтә кер, әй фәлән
Мәүледә хазир улганлар һәм дәһи
Җәннәтә керсен аларда һәммәси
Күрде шунда бу егет бер зур сарай
Кертсәңезче мине монда дип сорай
Диделәр монда керә шундай кеше
Хөрмәт итсә кем нәби туган көнне
Хөрмәт иткәнең синең юк ул көнне
Дип кире дүндерделәр ул мескенне
Уйкусундан уйганып күп еглады
Күңлене кем аһәң уты чолгады
Иртәсе көн фөлүрә алды аш
Мәүлед укытты түгүбән канлы яшь
Ул егет укытты мәүледә ел саен
Шатланып көтер иде мәүлед аен
Көлә көлә ахирәтә күчте ул
Чын әҗәлнең мәңге суын эчте ул
Үлмәгәндер диделәр каүме аның
Чөнки Газраил сәһле алды аның җанын
Бер табиб килтерделәр тизлек илән
Җаны чыкмыш диде ул рәхмәт илән
Каүме диде – үлмәгән дә үлмәгән
Чөнки җанын чыкканын һичкем белмәгән
Күрделәр кем ул егет ифрат матур
Нуры балкыр мисле җәннәт эчрә хур
Диде белгел үлмәгәнгә шөбһә юк
Хак назыйр кылмыш аңа рәхмәте чук
Шул минутта күзен ачты ул үзе
Диде, каүмем тыңлагайсыз бу сүзе
Хак бәңа бер нурын изһар әйләде
Җаныңны рәхәттә тот һәрдам диде
Җәннәт эчрә урнымы күрдем хазир
Мостафа мәҗлесенә булдым хазир
Иттеге чөн мәүледене хөрмәте
Хак тәгалэ кылды бәңа рәхмәте
Көлгәнем будыр бәнем, белгел диде
Кылыгыз туган көнен хөрмәт диде
Шулай диде, күзләрен йомды янә
Каүме калды шатланып көлгәненә
Ул хабибнең хөрмәте чөн, әй, гани
Кыл шәфәгәтен насыйб сән, әй, вәли
Әй Мөхәммәд Мостафа сән, әй расүл
Кыл шәфәгәт безләрә яүмәннәзүл
Гәр дәләрсез уласыә уттан нәҗат
Гыйшк илә дәрт илә әйтең әссәләт.
______________________
(Халыкта бу риваятьтән соң салават укыйлар)
Салаватның вариантлары:
1.
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә расүлүллаһ
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә хәбибуллаһ
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә нәбиуллаһ
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә хәйрә халькыйллаһ
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә нура гаршилләһ
Әссаләтү вәссәләмү гәләйкә йә сәхибә кабә куатәйн
Әссаләтү вәссәләмү гәлә әшрәфел мүрсәләйн
Гәлә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн
Вәлхәмдүлилләһи раббил гәләмин
2.
Әссаләвәт, вәссәләмү гәләйкә йә шәфигыль өммәт
Әссаләвәт, вәссәләмү гәләйкә йә кәшифель гоммәт
Әшрәфель бәдру гәләйнә фә әхтәфәт минһүль бүдур
Мислә хөсникә мә ра’әйнә катту вә вәҗәһәс сорур
Әнтә шәмсү, әнтә бәдрун, әнтә нурун фәүка нур
Әнтә иксирун вә гәлийүн, әнтә мисбәхус содур
Йә хәбиби, йә Мөхәммәд, йә горвәсәл хафикайн
Йә мү’әйәд, йә мүмәҗҗәд, йә имаму кыйблатәйн
Фи мәганийкәл әнгәмү кад тәбәддәд хайрийнә
Әнтә лир-русүлү хитамүн, әнтә лил-мәүлә шәкүрү
Гәбдүкәл мискинү йәрҗү фазләкәл җәмал гафиру
_____________________________________
Рум иленең Сөләйман Чәләби исемле галиме Хәзрәте-Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең тугмыш көненә багышлап 900 җөмләдән торган бәет яза. Болгар-татар бабаларыбыз шуның бер кечтеки өлешен “Мәүлед китабына” кертәләр:
Бисмилләһир рахмәнир рахим.
Әввәл Аллаһ имене яд идәлем
Соңра башлаб һәр эшкә керешәлем
Эш башында һәр кем аны яд итәр
Ул эшен Аллаһ аңа асан идәр
Аллаһ исмен яд итеп эш башламак
Һәр кемә вәҗиб тиешдер аңламак
Булма Аллаһ исме берлә һәр эшең
Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең
Шу кыла Аллаһ дисә кемнең деле
Түгелер һәрбер гөнаһ япрак кеби
Пакь булыр пакь исмене яд әйләгән
Ирешер максудына Аллаһ дигән
Чын күңнлдән килегез Аллаһ диеп
Күземездән яшь түгеп без аһ итик
Шуйла кылсак буш куймас Аллаһ безне
Рәхмәте киң – ярлыккар барчабызны
Бердер Аллаһ – берлегенә шөбһә юк
Сөйләгәнләр яңлышып дөнья тулык
Барча гәләм юк икән, ул бар иде
Тәәзәлдән бай иде, җаббар иде
Җен, фәрештә һәм әдәм, берсе дә юк
Һәминә тукыз фәләк һичберсе юк
Гарше көрси, ай, кояш һәм юк иде
Барча җандан әүвәл үк ул бар иде
Кодрәт илә бунларый бар әйләде
Берлекенә барча икърар әйләде
Бу хосусда күп сүзгә хәҗәте юк
Бер вә бар Аллаһ торыр ул, башка юк
Гәр шәфәгәть ләзем улса эзләңез
Ул расүлнең сөннәтендән бизмәңез
Әй Мөхәммәд Мостафа сән әй расүл
Кыл шәфәгәть безләрә яүмәннәзүл
(Салават)
Әй гәзизләр инде килде сүз башы
Тыңлагайсыз агызүбән күз яше
Бер васыять сөйләмәкче буламын
Ул васыять ошбудыр, тот колагың
Һәр кем аны тыңласа, тотар исә
Ул кешедән һәрзаман һушбуй исә
Кылыр Аллаһ ул кешегә рәхмәте
Мәүледен-Нәбине кылса хөрмәте
Укыр улса инсабән шама’илен
Тыңлаганлал һәм табар фәдаилен
Рухына шад идәлем салят илә
Әһле бәйтче барча әсхәбе илә
Тугдыгый көнләрене хөрмәт идән
Дыңлар ул касыйдәне ихлас илән
Әй Мөхәммәд Мостафа сән, әй расүл
Кыл шәфәгәть безләрә яүменнәзүл
Гәр деләрсез уласыз уттан нәҗат
Гыйшк илә дәрт илә әйтең әссләт
(Салават)
Хак Тагәлә чын яратды Әдәме
Кылды әдәмлә мөзәен гәләме
Сәҗдә кылды күб фәрештә Әдәмгә
Иллә Иблис кылмады сәҗдә аңа
Диде Аллаһ, ни өчен бу инкарең
Юкса бармы бунда бер-бер ифкәрең
Диде, балчыкдан яратдың Сән аны
Мин ничөн сәҗдә кылыйм аңа диде
Мине Син утдан яратдың бит диде
Утмы артык яки балчыкмы диде
Куйды Әдәм алдына Ул бер нурый
Бел, хәбибем нурыдыр бу нур диде
Диде әүвәл нура аның алдыңда тур
Калды анда ничә еллар ошбу нур
Соңра Һәва анамызга күчте, бел
Торды анда ничә айлар, ничә ел
Шис тугач та, күчте аңа ошбу нур
Аның алдында тәҗәлли кылды зур
Соңра Ибраһимга, Исмәгыйльгә һәм
Диде, әлхасыйлә имәсен кәләм
Шул рәвешчә күчә күчә килүбән
Фахре гәләм Мостафага күчде ул
Гәләмгә рәхмәт өчен килде бу нур
Килде торды ул нәбидә ошбу нур
Гәр шәфәгәть ләзем улса эзләңез
Ул расүлнең сөннәтендән бизмәңез
Әй Мөхәммәд Мостафа сән, әй расүл
Кыл шәфәгәть безләрә яүменнәзүл
Гәр деләрсез уласыз уттан нәҗат
Гыйшк илә дәрт илә әйтең әссләт
(Салават)
Әминә ханым Мөхәммәд анасы
Ул сәдәфтән тугды энҗе данәсе
Ул Мөхәммәд дөньяга тәшриф итәр
Вакыт иреште килмәгә хайрел бәшәр
Инде аның килмәсе булды анык
Күп галәмәт заһир улды алдан ук
Ул рабигыль-әүвәл аенда иде
Уникенче киче дүшәнбе иде
Диде күрдем ул Мөхәммәд анасы
Бер гәҗәб нур – нәкъ кояшның яртысы
Ялт итеп чыкды өемнән шул заман
Күкләре тик нур белән тулды җиһан
Һәм һава үзрә түшәнде бер түшәк
Аты Сүндүс түшәгән аны мәләк
Өч аләм дәхи дишелде өч җиргә
Аралары бик ерак бер берсенә
Бере Мәшрикъ, Бере Мәгърибдә аның
Бересе нәкъ уртасында Кәгъбәнең
Инде күкдән күб фәрештә сафы саф
Кәгъбә кеби кылдылар өем тәваф
Заһир улды дәфгатән өч хур кызы
Билгесе улмады кайдан килдеке
Өчесе дә яныма утырдылар
Мостафа килә диеп гәп кордылар
Диделәр, улың кеби хөрмәтлене
Ул Хода һичбер анага бирмәде
Бик олуг дәүләт иясе буласың
Холкы күркәм бер угыл тудырасың
Бу угыл гәләме солтаныдыр
Бу угыл тәүхидә гыйрфан кәнидер
Вәсфине шу рәсемә тәртиб итделәр
Ул мөбәрәк нуры тәргыб итделәр
Диде Әминә, вакыт җитде, тәмам
Килә инде дөньяга хайрель-әнәм
Эсселекдән сусадым гаять каты
Шул вакыт эчерделәр бер ширбәте
Ак иде кардан дәхи салкын иде
Ул кеби тәм дөньяда һич юк иде
Эчтем аны, барча әгъзәм тулды нур
Эчемә һәм тышыма да тулды нур
Килде бер ак кош канат илә очып
Аркамый сыйпады ул монда төшеп
Тугъды ул сәгәтьдә ул солтаныдин
Нура гарык улды сәмәвәт зәмин.
Гәр шәфәгәть ләзем улса эзләңез
Ул расүлнең сөннәтендән бизмәңез
Әй Мөхәммәд Мостафа сән, әй расүл
Кыл шәфәгәть безләрә яүменнәзүл
Гәр деләрсез уласыз уттан нәҗат
Гыйшк илә дәрт илә әйтең әссләт
(Бу вакыт – сөйгән пәйгәмбәребезнең тугмыш вакыты, киләсе “Мәрхәбә” аяк узрә торып укырга тиешледер):
Яратылмыш барча мәхлук улды шад
Кайгылар китдн гәләмдән – калды саф
Җөмлә зиярат җиһан идеб садә
Чагырышүбән диделәр кем мәрхәбә
Мәрхәбә йә гали солтан мәрхәбә
Мәрхәбә йә кәни гыйрфан мәрхәбә
Мәрхәбә йә каррател гафне хәлил
Мәрхәбә йә хасый мәхбүби җәлил
Мәрхәбә йә җөмләнең мәтлүбе сән
Мәрхәбә йә халыкның мәхбүбе сән
Мәрхәбә йә җаный җанан мәрхәбә
Мәрхәбә йә дәрдә дәрдән мәрхәбә
Мәрхәбә йә гасый өммәт мөлҗәи
Мәрхәбә йә чарасызлар әшфәгый
Мәрхәбә йә рәхмәтенлиль гәләмин
Мәрхәбә сән йә шәфигүль мөзнибин
________
Багышлау:
“Я Раббым, бер Ходаем, үзеңнең ризалыгың белән ошбу укыган Мәүлед кыйсаларыбызны, укыган аятьләребезне савабын багышладым бер Ходаем, үзеңнең ризалыгың белән Мөхәммәд Мостафа саләллаһу гәләйһи вә сәлләм шәрифенә багышладым. Атабыз Әдәм, анабыз Һәвага багышладым, әнбияләргә багышладым, әүлияләргә багышладым, фәрештәләргә багышладым, шәһит киткәнләргә багышладым. Шушы йортның тупсаларын атлаган әти-әниләренә, әби-бабайларына, кыз-туганнарына, нәсел-нәсебендә булган әрвахларга, җиде буынга чаклы булган әби-бабаларына, Мөхәммәд өммәтендән булган барлык зират әһелләренә багышладым. Йә Раббым, йә Раббым, йә Ходам, кабул кыл. Амин. Аллаһу әкбәр”.